- чиста
- с. 1. Керләнмәгән, пычранмаган 2. Пөхтә итеп җыештырылган һәм пычрагы булмаган. рәв. Пөхтә, җыйнак итеп 3. Тәнендә, тиресендә кер, пычрак булмаган. рәв. Пычратмыйча, керләндермичә 4. Өстендә саз, пычрак һ. б. ш. комачаулый торган әйберләр булмаган (юл, урын һ. б. ш. тур.). Пычранмаган, пычрак булмаган; чистартылган. Бер нәрсә дә язылмаган; төшерелмәгән чиста дәфтәр бите. Болытсыз, аяз күк йөзе чиста 5. Чүбе булмаган (ашлык һ. б. ш. тур.). Составында бернинди башка катнашма булмаган; саф үзе генә булган чиста спирт 6. күч. Начар булмаган, гаепләнми торган; алдау булмаган, намуслы 7. күч. Әхлак ягыннан тел-теш тидермәслек, гадел һәм намуслы; начар уй-фикерләре булмаган, саф
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.